Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсәне кулга алалар

Гайсәне кулга алалар

Гайсә үз рәсүлләре белән бергә, Кидро́н үзәне аша үтеп, Зәйтүн тавына килгән. Төн уртасы инде узган булган, һәм күктән тулы ай яктырткан. Гитсимә́н бакчасына килеп җиткәч, Гайсә рәсүлләргә: «Монда калыгыз һәм уяу торыгыз»,— дигән. Үзе исә бераз читкәрәк киткән. Ул, бик нык борчылып, тезләнгән килеш Йәһвәгә: «Синең ихтыярың үтәлсен»,— дип дога кылган. Шунда Йәһвә, Гайсәне юатыр өчен, фәрештәне җибәргән. Кире рәсүлләре янына килгәч, Гайсә аларның йоклаганын күргән. Ул аларга болай дигән: «Торыгыз! Хәзер йокларга вакыт түгел! Шушы сәгатьтә мине дошманнарымның кулына тапшырачаклар».

Тиздән Яһүд Искарио́т килгән. Аның белән кылычлар һәм чукмарлар тоткан күп кеше булган. Яһүд Гайсәнең кайда икәнен белгән, чөнки Гайсә үз рәсүлләре белән бу бакчага еш килә торган булган. Яһүд гаскәриләргә Гайсәне күрсәтер дип әйткән. Ул туп-туры Гайсә янына килгән дә: «Исәнме, Остаз!» — диеп, аны үбеп алган. Гайсә аңа: «Яһүд, әллә мине үбеп сатасыңмы?» — дигән.

Гайсә, шул кешеләр янына алга атлап, болай дип сораган: «Сез кемне эзлисез?» Алар: «Насаралы́ Гайсәне»,— дип җавап биргән. Гайсә: «Ул — мин»,— дигән. Шулчак алар, артка чигенеп, җиргә егылган. Гайсә алардан яңадан: «Кемне эзлисез?» — дип сораган. «Насаралы́ Гайсәне»,— дигән алар. Гайсә: «Ул — мин, дидем бит. Шәкертләремне җибәрегез»,— дип әйткән.

Пете́р, нәрсә булганын аңлагач, үз кылычын тартып чыгарган да баш рухани хезмәтчесенең колагын чабып өзгән. Ләкин Гайсә, аның колагына кагылып, аны савыктырган. Аннан соң Гайсә Петергә́: «Кылычыңны алып куй. Кылыч алган кеше кылычтан үләр»,— дип әйткән. Гаскәриләр, Гайсәне тотып, аның кулларын бәйләгәч, рәсүлләр качып киткән. Аннары бу кешеләр Гайсәне Һанна́с исемле өлкән рухани янына алып киткән. Һанна́с Гайсәне сораштырган да баш рухани Каяфә́с йортына җибәргән. Ә рәсүлләр белән нәрсә булган?

«Дөньяда кайгы-хәсрәт кичерерсез, ләкин кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем» (Яхъя 16:33)