Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИКСӘН ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Петер Гайсәдән ваз кичә

Петер Гайсәдән ваз кичә

Үз рәсүлләре белән бергә өске бүлмәдә утырганда, Гайсә аларга: «Бүген төнлә сез барыгыз да мине ташлап китәчәксез»,— дигән булган. Пете́р исә аңа: «Юк! Сине хәтта бөтенесе ташлап китсә дә, мин беркайчан да ташлап китмәячәкмен»,— дип каршы төшкән. Әмма Гайсә Петергә́ болай дигән: «Бүген әтәч кычкырганчы, син өч тапкыр мине белмисең дип әйтерсең».

Гаскәриләр Гайсәне Каяфә́с йортына алып киткәндә, рәсүлләрнең күбесе качкан булган. Әмма аларның икесе, шул исәптән Пете́р, кешеләр белән бергә Гайсә артыннан ияреп барган. Пете́р, Каяфә́с йортының ишегалдына кереп, учак янында җылына башлаган. Учак яктылыгында бер хезмәтче кыз, Петерне́ң йөзен танып: «Мин сине беләм! Син дә Гайсә белән идең!» — дигән. Пете́р аңа: «Юк, мин түгел ул! Нәрсә турында сөйлисең син?» — дип җавап биргән. Аннан соң ул капка янына киткән. Әмма тиздән икенче бер хезмәтче кыз аны күреп алган һәм андагы кешеләргә: «Бу кеше Гайсә белән бергә булды!» — дип әйткән. Пете́р исә: «Мин Гайсәне хәтта белмим дә!» — дигән. Бераздан бер кеше аңа: «Син чыннан да аларның берсе! Гайсә кебек, гәлилә́яле булуың сөйләшүеңнән күренеп тора бит»,— дип әйткән. Пете́р исә: «Мин бу кешене белмим!» — дип ант иткән.

Шул мизгелдә әтәч кычкырган. Пете́р Гайсәнең үзенә борылып караганын күргән. Ул Гайсәнең сүзләрен исенә төшергән һәм, чыгып, кайгыдан елап җибәргән.

Ул вакытта Югары киңәшмә, ягъни дини җитәкчеләрдән торган суд, Гайсәне хөкем итәргә дип, Каяфә́с йортында җыелган. Алар Гайсәне үтерергә ният корган һәм моның өчен сәбәп эзләгән, әмма таба алмаган. Ахыр чиктә, Каяфә́с Гайсәдән турыдан-туры: «Син Аллаһы Улымы?» — дип сораган. Гайсә: «Әйе»,— дип җавап биргән. Шунда Каяфә́с: «Безгә бүтән дәлилләр кирәкми. Ул Аллаһыны хурлый!» — дигән. Югары киңәшмәдәге кешеләр: «Әйе, ул үләргә тиеш»,— дип ризалашкан. Алар, аны яңаклап, йөзенә төкергән, аннары битен каплаган һәм, сугып: «Пәйгамбәр булсаң, әйт, кем сиңа сукты?» — дип әйткән.

Киләсе көнне Гайсәне Югары киңәшмә залына китергәннәр һәм аңардан кабат: «Син Аллаһы Улымы?» — дип сораганнар. Гайсә: «Әйе, мин»,— дип җавап биргән. Шунда алар аны, Аллаһыны хурлауда гаепләп, Рим идарәчесе По́нти Пила́т сараена алып киткән. Шуннан соң нәрсә булган? Әйдә, белик.

«Менә вакыт... килеп тә җитте инде, шул вакытта сез барыгыз да үз йортларыгызга таралып, мине ялгыз калдырырсыз. Шулай да мин ялгыз түгел, чөнки Атам минем белән» (Яхъя 16:32)