Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАНЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә Голгофада үлә

Гайсә Голгофада үлә

Өлкән руханилар Гайсәне идарәче Пила́т сараена алып килгән. Пила́т алардан: «Сез бу кешене нәрсәдә гаеплисез?» — дип сораган. Алар: «Ул үзен патша дип атый!» — дип җавап биргән. Пила́т Гайсәдән: «Яһүдләрнең Патшасы синме?» — дип сорагач, Гайсә: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дип әйткән.

Шуннан соң Пила́т Гайсәне Гәлилә́я идарәчесе Һиру́д янына, ул аңа каршы берәр нәрсә тапмасмы дип, җибәргән. Һиру́д та аңа каршы бернәрсә дә тапмаган һәм аны кире Пилатка́ җибәргән. Пила́т халыкка болай дип әйткән: «Һиру́д та, мин дә бу кешене гаепләрлек бер сәбәп тә тапмадык. Мин аны азат итәм». Шунда халык: «Үтер аны! Үтер!» — дип кычкырган. Гаскәриләр Гайсәне камчылаган, аңа төкергән һәм суккан. Аның башына чәнечкеле таҗ кидереп: «Исәнме, яһүдләр Патшасы!» — дип, аңардан мыскыллап көлгән. Пила́т яңадан халыкка: «Мин бу кешедә бер явызлык та күрмим»,— дип әйткән. Ләкин алар: «Аны баганага кадакла!» — дип, каты кычкырган. Шунда Пила́т Гайсәне баганага кадакларга кушкан.

Гаскәриләр Гайсәне Голго́фа дигән урынга алып киткән һәм аны баганага кадаклаган. Гайсә болай дип дога кылган: «Әти, кичер аларны, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр». Халык, Гайсәдән көлеп: «Аллаһы улы булсаң, баганадан төш! Үзеңне коткар!» — дип әйткән.

Гайсә янында баганага кадакланган бер җинаятьче аңа: «Үз Патшалыгыңа килгәч, мине исеңә төшерче»,— дигән. Гайсә аңа: «Син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»,— дип вәгъдә иткән. Көндез җирне өч сәгатькә караңгылык каплаган. Гайсәнең кайбер шәкертләре, шул исәптән аның әнисе Мәрьям, багана янында торган. Гайсә Яхъяга: «Әнием турында үз әниең турында кайгырткан кебек кайгырт»,— дип кушкан.

Ахыр чиктә Гайсә: «Тормышка ашты!» — дигән. Ул, башын иеп, соңгы сулыш алган. Шул мизгелдә җир нык тетрәп куйган. Гыйбадәтханәнең Иң изге урынын Изге урыныннан аерып торган пәрдә өстән аска урталай ертылган. Шунда гаскәр башлыгы: «Ул чыннан да Аллаһы Улы булган»,— дигән.

«Аллаһының күпме генә вәгъдәләре булмасын, Гайсә аша алар „әйе“ булды» (2 Көринтлеләргә 1:20)