Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАН ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә күккә кайта

Гайсә күккә кайта

Гәлилә́ядә Гайсә үз шәкертләре белән очрашкан. Ул аларга мондый мөһим әмер биргән: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез, мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез һәм суга чумдырыгыз». Аннан соң ул: «Истә тотыгыз: мин һәрвакыт сезнең белән булам»,— дип вәгъдә иткән.

Үледән терелгәннән соң 40 көн дәвамында Гайсә Гәлилә́ядә һәм Иерусалимда үзенең йөзләгән шәкертенә күренгән. Ул аларны мөһим нәрсәләргә өйрәткән һәм күп кенә могҗизалар кылган. Аннан соң Зәйтүн тавында Гайсә үз рәсүлләре белән соңгы тапкыр күрешкән.

Иерусалимда Гайсә рәсүлләргә болай дигән булган: «Шәһәрдән чыкмагыз. Атам вәгъдә иткәнне көтегез». Ләкин алар бу сүзләрне аңламаган. Шуңа күрә хәзер алар аңардан: «Син шушы вакытта Исраи́л Патшасы булып китәрсеңме?» — дип сораган. Гайсә болай дип җавап биргән: «Йәһвә мине Патша итеп куярга билгеләгән вакыт әле җитмәгән. Тиздән сезгә изге рух аша көч бирелер, һәм сез минем шаһитләрем булырсыз. Иерусалимга, Яһүдиягә́, Сама́риягә һәм җирнең иң ерак почмакларына барып, вәгазьләгез».

Шуннан соң Гайсә күккә күтәрелгән, һәм аны болыт каплап алган. Шәкертләре аны карашлары белән озатканда, ул күзләреннән югалган.

Зәйтүн тавыннан киткәч, шәкертләр Иерусалимга килгән. Алар даими рәвештә, бер йортның өске бүлмәсендә җыелып, дога кылган. Шәкертләр Гайсәнең вәгазь эшенә һәм җыелышка кагылышлы өстәмә күрсәтмәләр бирүен көткән.

«Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14)