Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАН ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Шәкертләргә изге рух бирелә

Шәкертләргә изге рух бирелә

Гайсә күккә күтәрелгәннән соң ун көн үткәч, безнең эраның 33 елының Илленче көн бәйрәмендә, аның шәкертләренә изге рух иңгән. Ул вакытта Иерусалимга бәйрәмгә төрле җирләрдән күп кеше килгән булган. Бер йортның өске бүлмәсендә Гайсәнең якынча 120 шәкерте җыелган. Кинәт гаҗәеп нәрсә килеп чыккан. Һәр шәкертнең башы өстендә ялкынга охшаш нәрсә күренгән, һәм аларның барысы да төрле телләрдә сөйләшә башлаган. Шунда көчле җил искән тавышка охшаш тавыш бөтен йортны тутырган.

Төрле җирләрдән Иерусалимга килгән кешеләр, бу тавышны ишетү белән, нәрсә булган дип, теге йортка таба йөгергән. Шәкертләрнең төрле телләрдә сөйләшкәнен ишеткәч, барысы аптырашта калган һәм болай дигән: «Алар бит Гәлилә́ядән. Ничек инде алар безнең телебездә сөйләшә?»

Шуннан соң Пете́р һәм башка рәсүлләр халык алдына баскан. Пете́р аларга Гайсәнең үтерелгәне һәм Йәһвәнең аны үледән терелткәне турында сөйләгән. Пете́р болай дигән: «Ә хәзер Гайсә күктә Аллаһының уң ягында утыра, һәм ул, вәгъдә иткәнчә, безгә изге рух бирде. Шуңа күрә сез бу могҗизаларны күреп торасыз да».

Петерне́ң сүзләре кешеләргә бик нык тәэсир иткән, һәм алар: «Безгә нишләргә соң?» — дип сораган. Пете́р аларга болай дигән: «Тәүбә итегез һәм Гайсә исеме хакына суга чумдырылу үтегез. Сезгә дә изге рух бүләге бирелер». Шул көнне якынча 3 000 кеше суга чумдырылган. Шуннан бирле Иерусалимда шәкертләрнең саны тиз үсә башлаган. Изге рух ярдәмендә рәсүлләр күбрәк җыелышлар оештырган һәм шәкертләрне Гайсә кушкан нәрсәләргә өйрәткән.

«Гайсә — ул Хуҗа дигән хәбәрне, бар кеше алдында игълан итсәң һәм Аллаһының аны үледән терелтүенә үз күңелеңнән иман итсәң, котылачаксың» (Римлыларга 10:9)