Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАН БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аларны бернәрсә дә туктата алмаган

Аларны бернәрсә дә туктата алмаган

Бер аксак кеше гыйбадәтханәнең капкалары янында һәр көн хәер сорашып утырган. Бер көнне Пете́р белән Яхъя гыйбадәтханәгә кергән. Ул алардан: «Зинһар, миңа берәр нәрсә бирегез»,— дип сораган. Пете́р аңа болай дигән: «Мин сиңа акчадан да яхшырак нәрсә бирә алам. Гайсә исеме хакына боерам: тор да йөр!» Пете́р аңа торырга булышкан, һәм тегесе йөри башлаган! Башкалар, бу могҗизаны күреп, бик шатланган, күпләр хәтта иман итә башлаган.

Руханилар белән саддукейларның исә моңа бик ачулары чыккан. Алар рәсүлләрне тотып алган да Югары киңәшмә алдына китергән. Алар: «Кем сезгә бу кешене савыктырырга кодрәт биргән?» — дип сораган. Пете́р: «Сез үтергән Гайсә Мәсих»,— дип җавап биргән. Дини җитәкчеләр рәсүлләргә: «Гайсә турында сөйлисе булмагыз!» — дип кычкырган. Ләкин рәсүлләр: «Без аның турында сөйләргә тиеш. Без туктамаячакбыз»,— дигән.

Пете́р белән Яхъя, азат ителгәннән соң, булган хәлне бүтән шәкертләргә сөйләп биргән. Алар бергәләп дога кылган: «Йәһвә, синең эшеңдә катнашыр өчен, безгә кыюлык бирче». Йәһвә аларга изге рух биргән, һәм алар алга таба да вәгазьли һәм башкаларны савыктыра алган. Иман итүчеләрнең саны үсә барган. Саддукейлар, көнләшеп, рәсүлләрне кулга алган һәм төрмәгә ташлаган. Әмма төнлә Йәһвәнең фәрештәсе, төрмәнең ишекләрен ачып, рәсүлләргә: «Кире гыйбадәтханәгә барыгыз һәм шунда вәгазьләгез»,— дип кушкан.

Киләсе көнне үк, иртән, Югары киңәшмәгә мондый хәбәр җиткергәннәр: «Төрмә бикләнгән, ә сез кулга алган кешеләр анда түгел! Алар гыйбадәтханәдә кешеләрне өйрәтеп йөри!» Рәсүлләрне кабат кулга алганнар һәм Югары киңәшмә алдына китергәннәр. Баш рухани аларга: «Без Гайсә турында сөйләмәскә куштык бит!» — дип әйткән. Әмма Пете́р: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш!» — дип җавап биргән.

Дини җитәкчеләрнең нык ачуы чыккан, алар рәсүлләрне хәтта үтерергә теләгән. Ләкин Гамәлии́л исемле фарисей торып баскан да болай дигән: «Карагыз аны! Аллаһы бу кешеләр ягында булырга мөмкин. Сезнең Аллаһыга каршы чыгасыгыз килмидер ич?» Алар аның киңәшенә колак салган. Рәсүлләрне камчылаганнан соң, аларга бүтән вәгазьләмәскә кушканнар һәм иреккә чыгарганнар. Шулай да бу рәсүлләрне туктатмаган. Алар алга таба да кыюлык белән яхшы хәбәрне гыйбадәтханәдә һәм өйдән өйгә йөреп вәгазьләүләрен дәвам иткән.

«Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» (Рәсүлләр 5:29)