Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАН СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Мәсихчеләр дине төрле халыкларга тарала

Мәсихчеләр дине төрле халыкларга тарала

Рәсүлләр, Гайсә әмерен үтәп, яхшы хәбәрне бөтен җир буйлап тараткан. Безнең эраның 47 елында Антиохтагы́ кардәшләр Пау́л белән Барнабны́ вәгазь сәяхәтенә җибәргән. Шул ике ашкынучан вәгазьче бөтен А́сия буйлап (хәзерге Төркия): Де́рби, Ли́стра һәм Ико́ния кебек шәһәрләрдә вәгазьләгән.

Пау́л белән Барна́б бар кешеләргә: байларга һәм ярлыларга, яшьләргә һәм картларга вәгазьләгән. Күпләр Мәсих турындагы хакыйкатьне кабул иткән. Пау́л белән Барна́б Кипрның идарәчесе Се́рги Паулга́ вәгазьләгәндә, аларга бер сихерче комачауларга тырышкан. Пау́л сихерчегә: «Йәһвә сине җәзалаячак»,— дигән. Сихерче шунда ук сукыр булып киткән. Моны күреп, Се́рги Пау́л иман итә башлаган.

Пау́л һәм Барна́б бөтен җирдә: юлда, базарларда, синагогаларда һәм өйдән өйгә йөреп вәгазьләгән. Шул ике мәсихче Ли́страда аксак бер кешене савыктыргач, бу могҗизаны күргән кешеләр аларны илаһлар дип уйлаган һәм аларга табынырга теләгән. Әмма Пау́л белән Барна́б, аларны туктатып: «Аллаһыга гына табыныгыз! Без кешеләр генә бит»,— дип әйткән. Шунда кайбер яһүдләр халыкны Паулга́ каршы котырткан. Халык Паулны́ ташлар атып кыйнаган һәм, аны үлгән дип уйлап, шәһәрдән чыгарып ташлаган. Әмма Пау́л исән калган! Кардәшләр шунда ук аңа ярдәмгә килгән һәм аны кире шәһәргә китергән. Соңрак Пау́л Антиохка́ кайткан.

Безнең эраның 49 елында Пау́л икенче вәгазь сәяхәтен башлаган. Башта ул А́сиядәге кардәшләргә килеп киткән, аннан соң яхшы хәбәрне ерак җирләрдә, хәтта Европада вәгазьләгән. Ул Филипи́я, Тисалу́никә, Афи́на һәм башка җирләрдә булган. Паулга́ сәяхәттә шулай ук Тимути́ исемле егет, Си́лас һәм Лүк кушылган. Алар бергәләп җыелышлар оештырган һәм аларны ныгыткан. Пау́л, Көринттә́ ел ярым яшәп, андагы кардәшләрне дәртләндергән. Ул вәгазьләгән, өйрәткән һәм җыелышларга хатлар язган. Ул палаткалар ясаучы булып эшләгән. Соңрак Пау́л Эфе́с аша Антиохка́ кайткан.

Безнең эраның 52 елында Паулны́ң өченче вәгазь сәяхәте башланган. Ул А́сия өлкәсенә барган һәм Эфестә́, өйрәтеп, савыктырып һәм җыелышларга ярдәм күрсәтеп, берничә ел үткәргән. Ул шулай ук һәр көн бер залда нотыклар сөйләгән. Күпләр, аны тыңлап, тормышларын үзгәрткән. Аннан соң Пау́л, төньякка барып, Филипи́ягә кадәр җиткән, ә соңыннан көньякка, Көринткә́ киткән. Ахыр чиктә, күп кенә җирләрдә яхшы хәбәрне вәгазьләгәннән соң, Пау́л Иерусалимга килгән.

«Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез» (Маттай 28:19)