Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЙӨЗ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

«Синең Патшалыгың килсен»

«Синең Патшалыгың килсен»

Йәһвә мондый вәгъдә биргән: «Кайгы, авырту, чирләр, үлем булмаячак. Мин кешеләрнең бөтен күз яшьләрен сөртәчәкмен. Бөтен явызлык үткәндә калачак һәм онытылачак».

Йәһвә Адәм белән Хауваны Гадә́н бакчасында урнаштырган булган. Алар тыныч, бәхетле тормыш алып барырга, үзләренең күктәге Аталарына гыйбадәт кылырга һәм җир йөзен балалар белән тутырырга тиеш булган. Ләкин Адәм белән Хаува Йәһвәне тыңламаган. Шулай да Аллаһының нияте үзгәрмәгән. Бу китаптан күргәнебезчә, Аллаһының бар вәгъдәләре тормышка аша. Йәһвә Ибраһимга вәгъдә иткәнчә, Аның Патшалыгы җиргә искиткеч фатихалар китерәчәк.

Тиздән Шайтан, аның җеннәре һәм бөтен явыз кешеләр юк булачак. Җирдә һәм күктә яшәүче һәркем Йәһвәгә гыйбадәт кылачак. Без авырмаячакбыз һәм үлмәячәкбез. Иртән торганда, безнең көч-гайрәтебез ташып торачак. Без һәр көнгә шатланып яшәячәкбез. Җир оҗмахка әйләнәчәк. Һәркемнең файдалы ризыгы, куркынычсыз яшәү урыны булачак. Кешеләр явыз һәм мәрхәмәтсез түгел, ә яхшы, игелекле булачак. Кыргый хайваннар бездән курыкмаячак, без дә алардан курыкмаячакбыз.

Йәһвә үлеләрне терелтә башлагач, бу бик дулкынландыргыч вакыт булачак. Без элек яшәгән кешеләрне, мәсәлән Һаби́л, Нух, Ибраһим, Сара́, Муса, Рут, Әсфирә́ һәм Давытны күрәчәкбез. Алар белән бергә без җир шарын оҗмахка әйләндерәчәкбез. Анда һәрвакыт кызыклы эш булачак.

Йәһвә синең дә анда булуыңны тели. Син аны яңа яклардан беләчәксең. Йәһвәгә һәр көн якынлаш. Бүген һәм мәңге аның дусты бул!

«Йәһвә Аллаһыбыз, син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Бар нәрсәне син яраттың бит» (Ачылыш 4:11)