Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Беренче кисәккә кереш сүз

Беренче кисәккә кереш сүз

Изге Язмаларның башында Йәһвә Аллаһының күктә һәм җирдә гаҗәеп нәрсәләрне барлыкка китерүе турында әйтелә. Балаларыгыз булса, аларга Йәһвәнең иҗади эшләре никадәр күп һәм төрле икәнен күрсәтегез. Кешеләрнең хайваннардан аерылып торганы һәм Аллаһының безгә сөйләшергә, уйларга, җырларга, нәрсәдер уйлап чыгарырга һәм дога кылырга сәләт биргәне турында сөйләгез. Балагызда Йәһвәнең көч-куәте, зирәклеге өчен рәхмәт хисе үстерегез. Балагыз Аллаһы бар иҗади эшләрен, шул исәптән кешеләрне, ярата икәнен аңласын.

БУ КИСӘКТӘ

БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы күкне һәм җирне барлыкка китерә

Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы күкне һәм җирне барлыкка китергән. Ни өчен Аллаһы иң башта, бөтен нәрсәне яратканчы, бер фәрештәне булдырган?

ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы беренче ир белән хатынны барлыкка китерә

Аллаһы беренче ир белән хатынны барлыкка китергән, һәм алар Гадән бакчасында яши башлаган. Алар балалар тудырып, бөтен җирне оҗмахка әйләндерергә тиеш булган.