Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өченче кисәккә кереш сүз

Өченче кисәккә кереш сүз

Изге Язмалар буенча, Туфаннан соң күпмедер вакыт җирдә Йәһвәгә хезмәт итүче кешеләр аз булган. Алар арасында Ибраһим булган. Ул Йәһвәнең дусты дип аталган. Ни өчен? Бу сорау шушы кисәктә каралачак. Балаларыгызга Йәһвә үзләрен ярата һәм аларга ярдәм итәргә тели икәнен күрергә булышыгыз. Ибраһим, Лут һәм Ягъкуб кебек тугры кешеләрдән үрнәк алып, без Йәһвәдән ярдәм сорый алабыз. Һичшиксез, Йәһвә үзенең бар вәгъдәләрен үтәячәк.

БУ КИСӘКТӘ

ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бабыл манарасы

Кешеләр шәһәр һәм күккә кадәр җиткән манара төзергә теләгән. Ни өчен Аллаһы кинәт аларның телләрен буташтырган?

СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ибраһим белән Сара Аллаһыны тыңлаган

Ни өчен Ибраһим белән Сара Урдагы өйләрен сатып, Кәнган җирендә чатырларда яши башлаган?

ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Ниһаять, угыл туа!

Аллаһының Ибраһимга бирелгән вәгъдәсе ничек үтәлер? Исхак ашамы, Исмәгыйл ашамы?

УНЫНЧЫ ХИКӘЯ

Лут хатынын исегездә тотыгыз

Аллаһы Сәдүм белән Гамура шәһәрләренә ут һәм күкерт яудырган. Ни өчен бу шәһәрләр юк ителгән булган? Ни өчен Лут хатынын истә тотарга кирәк?

УН БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ибраһимның иманы сынала

Аллаһы Ибраһимга: «Бердәнбер улыңны ал һәм аны Мориа җирендәге тауда корбан итеп китер»,— дигән. Ибраһим бу иман сынавын ничек үткән?

УН ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ягъкуб мирас ала

Исхак белән Рабиганың Исау һәм Ягъкуб исемле игезәк малайлары булган. Беренче булып туганга, Исау махсус мирас алырга тиеш булган. Ни өчен ул аны бер касә ашка саткан?

УН ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ягъкуб белән Исау татулаша

Ягъкуб, фәрештәдән фатиха алыр өчен, нәрсә эшләгән? Ул Исау белән ничек татулашкан?