Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дүртенче кисәккә кереш сүз

Дүртенче кисәккә кереш сүз

Бу кисәктә без Йосыф, Әюп, Муса һәм исраиллелә́р белән танышырбыз. Алар барысы да Иблис аркасында газап чиккән. Кайберләре гаделсезлеккә очраган, кемдер төрмәдә утырган, коллыкка сатылган, ә кемнеңдер кинәт якын кешеләре үлгән. Йәһвә аларны төрлечә яклаган. Балаларыгызга шуны күрергә ярдәм итегез: бу кешеләр газап чиксә дә, иманнарын саклаган.

Йәһвә Мисы́р җиренә ун җәза китергән. Шулай итеп ул Мисырны́ң бөтен илаһларыннан көчлерәк булганын күрсәткән. Йәһвәнең үз халкын элек ничек коткарганына һәм бүген дә безне ничек яклап торганына басым ясагыз.

БУ КИСӘКТӘ

УН ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһыга тыңлаучан кол

Йосыф яхшылык кылып яшәгән, әмма гаделсезлектән интеккән. Ни өчен?

УН БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Йосыфны беркайчан да онытмаган

Йосыф үз гаиләсеннән ерак булса да, Аллаһы аны беркайчан да калдырмаган.

УН АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Әюп кем ул?

Хәтта авыр булганда да, ул Йәһвәне тыңлаган.

УН ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Муса Йәһвәгә хезмәт итүне сайлый

Әнисенең акыллы эш итүе ярдәмендә, Муса исән калган.

УН СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Янып торган куак

Ни өчен янып торган куак янып бетмәгән?

УН ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Беренче өч җәза

Фиргавен, горур булып калганга, үз халкына күп бәла-каза китергән.

ЕГЕРМЕНЧЕ ХИКӘЯ

Киләсе алты җәза

Бу алты җәза беренче өч җәзадан нәрсә белән аерылып торган?

ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Унынчы җәза

Бу җәза шулкадәр коточкыч булган ки, хәтта горур фиргавен ахыр чиктә бирешкән.

ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кызыл диңгездәге могҗиза

Фиргавен ун җәзаны кичереп чыккан. Әмма Кызыл диңгездәге могҗизаны ул кичерәчәкме?