Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алтынчы кисәккә кереш сүз

Алтынчы кисәккә кереш сүз

Исраиллелә́р Вәгъдә ителгән җиргә килгәч, изге чатыр хак гыйбадәт кылуның үзәге булып киткән. Руханилар халыкны Канунга өйрәткән, ә хакимнәр идарә иткән. Бу кисәктә кешенең карарлары һәм эшләре башкаларга нык тәэсир итә икәнлеге күрсәтелә. Һәр исраилле́ Йәһвәгә тугры булырга һәм үз якыннарын яратырга тиеш булган. Дибра́, Нагомия́, Йошуа́, Һа́нна һәм Ифта́х кызының эшләре башкаларга ничек тәэсир иткән икәненә игътибар итегез. Шуңа басым ясагыз: исраилле́ булмаган кайбер кешеләр дә, мәсәлән Рәхә́б, Рут, Йаилә́ һәм гибонлыла́р, Аллаһы исраиллелә́р белән булганын белеп, алар ягына баскан.

БУ КИСӘКТӘ

ЕГЕРМЕ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Йәһвә Йошуаны сайлый

Аллаһы Йошуага биргән күрсәтмәләр безгә дә файда китерә.

УТЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Рәхәб шымчыларны яшерә

Әрихә стеналары җимерелеп төшә. Әмма Рәхәбнең шул стенадагы йорты зыян күрми.

УТЫЗ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йошуа һәм гибонлылар

Йошуа Йәһвәдән кояш баемасын дип үтенгән. Йәһвә җавап биргәнме?

УТЫЗ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яңа җитәкче һәм ике кыю хатын

Йошуа үлгәннән соң, исраиллеләр потларга табына башлаган. Тормыш бик авыр булып киткән, ләкин Барак хаким, Дибра пәйгамбәр хатын һәм Йаилә ярдәмгә килә.

УТЫЗ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Рут белән Нагомия

Ике тол хатын Исраилгә барган. Аларның берсе — Рут — басуда эшләгәндә, аңа Богаз игътибар иткән.

УТЫЗ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гидеон мидьянлыларны җиңә

Исраиллеләр, мидьянлылардан газап күреп яшәгәндә, Йәһвәдән ярдәм үтенә башлаган. Гидеонның кечкенә гаскәре дошманнарның 135 000 гаскәриләрен ничек җиңгән?

УТЫЗ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Һанна угыл сорап дога кыла

Илкана хатыннары Һанна һәм Пәнинә, шулай ук балалары белән Шилодагы изге чатырга гыйбадәт кылырга бара. Анда Һанна угыл сорап дога кыла. Киләсе елда Ишмуил туа!

УТЫЗ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Ифтахның вәгъдәсе

Ифтах Йәһвәгә нәрсә вәгъдә иткән һәм ни өчен? Ифтахның кызы әтисенең вәгъдәсенә ничек караган?

УТЫЗ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Ишмуил белән сөйләшә

Баш рухани Илийнең ике улы изге чатырда руханилар булып хезмәт иткән, ләкин алар Йәһвәнең кануннарын үтәмәгән. Яшь Ишмуил алардан аерылып торган. Бер төнне Йәһвә Ишмуил белән сөйләшкән.

УТЫЗ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Шимшонны көчле итә

Аллаһы Шимшонны, ул филистилеләр белән көрәшә алсын өчен, көчле иткән, әмма Шимшон дөрес булмаган адым ясагач, филистилеләр аны тотып алган.