Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җиденче кисәккә кереш сүз

Җиденче кисәккә кереш сүз

Бу кисәктә исраиллеләрне́ң якынча 80 еллык тарихы сурәтләнә. Монда ике патша — Шау́л һәм Давыт турында әйтелә. Шау́л башта басынкы булган һәм Аллаһыдан курыккан. Әмма ул үзгәргән һәм Йәһвәне тыңламый башлаган. Йәһвә аны кире каккан һәм Ишмуилга́ Шау́л урынына патша итеп Давытны билгеләргә кушкан. Көнчел Шау́л Давытны күп тапкыр үтермәкче булган, әмма Давыт үч алмаган. Шаулны́ң улы Йонафа́н Давытны Йәһвә сайлаган икәнен белгән. Ул Давытка тугры булган. Давыт, җитди гөнаһлар кылган булса да, Йәһвәнең төзәтүен кабул иткән. Балаларыгызга аңлатыгыз: Йәһвәгә һәм ул сайлаган кешеләргә карата тугры булу мөһим.

БУ КИСӘКТӘ

УТЫЗ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Исраилнең беренче патшасы

Йәһвә исраиллеләрне җитәкләр өчен хакимнәрне билгеләгән, әмма алар үзләренә патша сораган. Ишмуил Шаулны беренче патша итеп майлаган, ләкин соңрак Йәһвә Шаулны кире каккан. Ни өчен?

КЫРЫГЫНЧЫ ХИКӘЯ

Давыт һәм Голиат

Йәһвә Давытны Исраилнең киләсе патшасы итеп сайлый. Давыт яхшы патша була.

КЫРЫК БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Давыт һәм Шаул

Ни өчен бу ике кешенең берсе икенчесен нәфрәт иткән, һәм икенчесе үзен ничек тоткан?

КЫРЫК ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кыю һәм тугры Йонафан

Патшаның улы белән Давыт якын дуслар булып китә.

КЫРЫК ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Давыт патша гөнаһ кыла

Начар карар күп кайгы китерә.