Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сигезенче кисәккә кереш сүз

Сигезенче кисәккә кереш сүз

Йәһвә Сөләйманга зур зирәклек һәм гыйбадәтханә төзергә мөмкинлек биргән. Шулай да тора-бара Сөләйман Йәһвәне калдырган. Ялган илаһларга табынучылар Сөләйманны Аллаһыдан читләштергән. Балаларыгызга моның ничек булганын аңлатыгыз. Патшалык икегә бүленгән, һәм начар патшалар, потка табынып, халыкны Йәһвәдән алып киткән. Ул вакытларда Йәһвәнең күп кенә тугры пәйгамбәрләрен эзәрлекләгәннәр һәм үтергәннәр. Изәбе́л патшабикә төньяк патшалыкны ялган дин сазлыгына тагы да тирәнрәк батырган. Исраи́л тарихында авыр вакытлар башланган. Шулай да исраиллелә́р арасында Йәһвәгә тугры хезмәт иткән кешеләр дә, мәсәлән Йәһшәфә́т патша һәм Ильяс пәйгамбәр булган.

БУ КИСӘКТӘ

КЫРЫК ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвәнең гыйбадәтханәсе

Сөләйман патшаның үтенече Йәһвәгә бик ошаган. Йәһвә аңа сораганыннан күпкә күбрәк биргән.

КЫРЫК БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Исраил патшалыгы бүленә

Күп кенә исраиллеләр Йәһвәгә хезмәт итүләрен калдырган.

КЫРЫК АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Кармил тавындагы сынау

Кем хак Аллаһы: Йәһвә я Багалмы?

КЫРЫК ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Ильясны ныгыта

Синеңчә, Йәһвә сине дә ныгыта аламы?

КЫРЫК СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Тол хатынның улы үледән терелтелә

Бер йортта ике могҗиза була!

КЫРЫК ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Яман патшабикә җәза ала

Нәбутәйнең йөзем бакчасын урлап алыр өчен, Изәбел аны үтерергә мәкерле план кора! Йәһвә Аллаһы Изәбелнең явызлыгын күрми калмый.

ИЛЛЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Йәһшәфәтне яклый

Яһүдкә дошман халыклардан куркыныч янаганда, яхшы патша Йәһшәфәт Аллаһыга дога кылган.