Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Уникенче кисәккә кереш сүз

Уникенче кисәккә кереш сүз

Гайсә кешеләргә күкләр Патшалыгы турында сөйләгән. Ул аларны шулай ук Аллаһы исеме изге ителсен дип, аның Патшалыгы килсен һәм ихтыяры җирдә үтәлсен дип дога кылырга өйрәткән. Балаларыгызга бу доганың мәгънәсен һәм мөһимлеген аңлатыгыз. Шайтан Гайсәнең тугрылыгын җимерергә тырышса да, Гайсә аңа каршы торган. Ул үзенә рәсүлләрне сайлаган. Алар Патшалыкның беренче әгъзалары булып киткән һәм бу Патшалыкта мөһим роль уйный башлаган. Гайсәнең хак гыйбадәтне яклауда күрсәткән ашкынуына игътибар итегез. Башкаларга ярдәм итәргә теләп, Гайсә авыруларны савыктырган, ач кешеләрне ашаткан һәм хәтта үлеләрне терелткән. Бар бу могҗизаларны кылып, ул Патшалыкның кешеләр өчен нәрсә башкарачагын күрсәткән.

БУ КИСӘКТӘ

ҖИТМЕШ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсәнең Мәсих булып китүе

Яхъя Гайсә турында Аллаһы Бәрәне дип әйткәндә, аның нәрсә әйтәсе килгән?

ҖИТМЕШ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иблис Гайсәне сыный

Иблис Гайсәне өч тапкыр сыный. Ничек итеп? Гайсә ничек үзен тоткан?

ҖИТМЕШ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә гыйбадәтханәдән сатучыларны куа

Ни өчен Гайсә гыйбадәтханәдән хайваннарны куып чыгара һәм акча алмаштыручыларның өстәлләрен аудара?

ҖИТМЕШ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Самарияле хатын

Ягъкуб коесы янында Гайсә самарияле хатын белән сөйләшкән. Хатын моңа бик гаҗәпләнгән. Ни өчен? Гайсә аңа моңарчы беркемгә дә әйтмәгән нинди сүзләрне әйткән?

ҖИТМЕШ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә Патшалык хакында вәгазьли

Гайсә үзенең кайбер шәкертләрен «кеше тотучылар» булырга чакыра. Соңрак ул 70 шәкертен яхшы хәбәрне вәгазьләргә өйрәтә.

ҖИТМЕШ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә күп могҗизалар кыла

Гайсә кайда гына барса да, авырулы кешеләр аңардан ярдәм алыр өчен килгән, һәм ул аларны савыктырган. Ул хәтта бер кызны үледән терелткән.

СИКСӘНЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә унике рәсүлне сайлый

Ул аларны нинди максат белән сайлаган? Аларның исемнәрен хәтерлисезме?

СИКСӘН БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Таудагы вәгазь

Гайсә тауда җыелган халыкны күп файдалы нәрсәгә өйрәтә.

СИКСӘН ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә үз шәкертләрен дога кылырга өйрәтә

Ул аларны нәрсә турында «бертуктаусыз дога кылырга» өйрәткән?

СИКСӘН ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә меңләгән кешене ашата

Бу могҗизадан без Гайсә һәм Йәһвә турында нәрсә беләбез?

СИКСӘН ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә су өстеннән атлап бара

Рәсүлләрнең бу могҗизаны күргәч нәрсә хис иткәннәрен күз алдына китерә аласыңмы?

СИКСӘН БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә Шимбә көнне кешене савыктыра

Ни өчен кайберәүләргә Гайсәнең эшләре ошамаган?

СИКСӘН АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә Лазарны үледән терелтә

Гайсә Мәрьямнең елаганын күргәч, үзе дә елап җибәрә. Ләкин тиздән аларның күз яшьләре шатлык белән алмашына.