Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ундүртенче кисәккә кереш сүз

Ундүртенче кисәккә кереш сүз

Беренче мәсихчеләр Патшалык турындагы яхшы хәбәрне җир читенә кадәр тараткан. Гайсә аларга кайда вәгазьләргә икәнен күрсәткән. Могҗиза кылып, ул шулай ук үз шәкертләренә башкаларны аларның телләрендә өйрәтергә сәләт биргән. Каты эзәрлекләүләрне кичереп чыга алсыннар өчен, Йәһвә аларга кыюлык һәм көч өстәгән.

Гайсә рәсүл Яхъяга күренештә Йәһвәнең данын күрсәткән. Бүтән бер күренештә Яхъя күктәге Патшалыкның Шайтанны җиңгәнен һәм аның хакимлеген мәңгегә юк иткәнен күргән. Яхъя Патша булып идарә итүче Гайсәне һәм аның 144 000 хакимдәшен күргән. Ул шулай ук бөтен җир йөзенең оҗмах булып киткәнен һәм бөтен кешеләрнең анда Йәһвәгә тынычлыкта һәм бердәмлектә табынганнарын күргән.

БУ КИСӘКТӘ

ТУКСАН ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Шәкертләргә изге рух бирелә

Изге рух ярдәмендә алар нинди могҗизалы сәләткә ия булган?

ТУКСАН БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аларны бернәрсә дә туктата алмаган

Гайсәне үтергән дини җитәкчеләр аның шәкертләрен вәгазьләүдән туктатырга тели. Ләкин аларның бернәрсә дә килеп чыкмый.

ТУКСАН АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә Шаулны сайлый

Шаул мәсихчеләрнең дошманы булган, ләкин кинәт барысы да үзгәргән.

ТУКСАН ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Көрнилигә изге рух бирелә

Ни өчен Аллаһы Петергә яһүд булмаган шул кешенең йортына барырга кушкан?

ТУКСАН СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Мәсихчеләр дине төрле халыкларга тарала

Рәсүл Паул һәм аның хезмәттәшләре ерак җирләрдә вәгазьли.

ТУКСАН ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Төрмә сакчысы хакыйкатьне кабул итә

Ни өчен Паул белән Силасны төрмәгә ябалар? Төрмә сакчысы хакыйкать белән ничек таныша?

ЙӨЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Паул белән Тимути

Бу ике ир кеше куп еллар буе яхшы дуслар һәм хезмәттәшләр булган.

ЙӨЗ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Паулны Римга алып китәләр

Бу сәяхәт бик куркыныч булган, ләкин бернәрсә дә бу рәсүлне туктата алмаган.

ЙӨЗ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яхъяга бирелгән ачылыш

Гайсә аңа, күренешләр күрсәтеп, киләчәктә нәрсә булачагын ача.

ЙӨЗ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

«Синең Патшалыгың килсен»

Яхъяга бирелгән ачылыштан Аллаһы Патшалыгының җирдәге тормышны ничек үзгәртәчәген белеп була.