2 НЧЕ ҖЫР
Синең исемең Йәһвә
-
1. Йәһвә Аллаһыбыз,
Сине мактап җырлыйбыз,
Данлап, рәхмәт укыйбыз —
Исемеңне ачтың.
Чыннан да зур хөрмәт —
Халкың булып торабыз,
Шуны хәбәр итәбез:
«Йәһвә ул — чын Алла!»
КУШЫМТА:
Йәһвә, син — бердәнбер
Тере, хак Аллабыз.
Юк сиңа тиң бер илаһ та.
Куәт-көчең чиксез.
Исемең изге, бөек ул —
Белсен бөтен кеше.
Сине без мактыйбыз,
Бөтен Галәм данлый сине.
-
2. Бөек ниятеңне
Чынга син ашырасың.
Безне дә кулланасың,
Рәхмәт сиңа, Алла.
«Йәһвә Шаһитләре»
Дигән исем йөртәбез.
Моңа без ышанабыз:
Йәһвә ул булдырта.
КУШЫМТА:
Йәһвә, син — бердәнбер
Тере, хак Аллабыз.
Юк сиңа тиң бер илаһ та.
Куәт-көчең чиксез.
Исемең изге, бөек ул —
Белсен бөтен кеше.
Сине без мактыйбыз,
Бөтен Галәм данлый сине.
(2 Елъ. 6:14; Зәб. 72:19; Ишаг. 42:8 дә кара.)