Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 НЧЕ ҖЫР

«Йәһвә — Көтүчем минем»

«Йәһвә — Көтүчем минем»

(Зәбур 23)

  1. 1. Йәһвә, мине кайгыртасың,

    Назлы Көтүчем минем.

    Мин һичкайчан мохтаҗлык күрмәм.

    Синдә өметем, көчем.

    Мине син ял иттерәсең

    Тыныч һәм сулы җирдә.

    Өзлексез йөрермен синең белән,

    Тугры Көтүчем Йәһвә.

    Әйе, йөрермен синең белән,

    Тугры Көтүчем Йәһвә.

  2. 2. Минем җанны яңартасың,

    Дөрес юлыңнан йөртеп.

    Саклый күр абынудан, Ходам,

    Үгет-нәсыйхәт биреп.

    Дөм караңгы үзәндә дә

    Мине таягың яклый.

    Дошманнар зыян китерә алмас —

    Нигә калтырап торыйм?

    Дошман зыян китерә алмас —

    Нигә калтырап торыйм?

  3. 3. Туры юлны күрсәтәсең.

    Сиңа ияреп барам.

    Һәр көн рухи ризыклар алып,

    Синдә юаныч табам.

    Мине тугры яратасың,

    Назлы кулыңны сизәм.

    Гомерем буе көтүең белән

    Бергә буласым килә.

    Гомер буе көтүең белән

    Бергә буласым килә.

(Зәб. 28:9; 80:1 дә кара.)