6 НЧЫ ҖЫР
Күкләр Аллаһының данын игълан итә
(Зәбур 19)
-
1. Йәһвә данын күкләр игълан итәләр.
Аның кылганнарын күрәбез биектә.
Һәр көн аңа дан-мактау китерә,
Һәр төн аның зирәклеген,
Көчен хәбәр итә.
-
2. Камил Аның бөтен кануннары да,
Йәһвә әмерләре безне зирәк итә.
Гадел һәм хак Алланың хөкеме,
Балдан да татлырак Сүзе,
Ул саф, дөрес, изге!
-
3. Без күңелдә курку-хөрмәт сизәбез.
Йәһвә Сүзен үтәү безгә әҗер бирә.
Йәһвә Алла мәһабәт һәм бөек,
Бар мактауга һәм хөрмәткә,
Бөтен данга лаек.
(Зәб. 111:9; 145:5; Ачыл. 4:11 дә кара.)