9 НЧЫ ҖЫР
Йәһвә — безнең Патшабыз!
-
1. Шатлан, Йәһвә — безнең Патша ул,
Нияте, эшләре шундый гаҗәеп.
Ул гадел һәм тәкъва, ул лаек мактауга.
Данлыклыйк аның идарәсен.
КУШЫМТА:
Җир һәм күк шатлансын, утраулар сөенсен —
Патшалык итә Йәһвә Алла!
Җир һәм күк шатлансын, утраулар сөенсен —
Патшалык итә Йәһвә Алла!
-
2. Данын сөйләгез бар җирдә дә.
Аллаһы коткара — халыклар белсен.
Ул безнең Патшабыз, күктәге Атабыз.
Бар кеше аңа сәҗдә кылсын.
КУШЫМТА:
Җир һәм күк шатлансын, утраулар сөенсен —
Патшалык итә Йәһвә Алла!
Җир һәм күк шатлансын, утраулар сөенсен —
Патшалык итә Йәһвә Алла!
-
3. Патшалыгын урнаштырган ул,
Тәхеткә утырткан үзенең Улын.
Илаһлар һәм потлар оятка калсыннар,
Тик Йәһвә лаек табынуга.
КУШЫМТА:
Җир һәм күк шатлансын, утраулар сөенсен —
Патшалык итә Йәһвә Алла!
Җир һәм күк шатлансын, утраулар сөенсен —
Патшалык итә Йәһвә Алла!
(1 Елъ. 16:9; Зәб. 68:20; 97:6, 7 дә кара.)