Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

12 НЧЕ ҖЫР

Бөек Аллаһыбыз Йәһвә

Бөек Аллаһыбыз Йәһвә

(Чыгыш 34:6, 7)

  1. 1. И Аллаһы, сине без мактыйбыз.

    Син лаек бөтен данга,

    Бай акыл-зирәклеккә.

    Син кичерәсең, нык яратасың,

    Мәңгелек Йәһвә Алла.

  2. 2. Шәфкатеңне, Йәһвә, без сизәбез.

    Туфрактан булсак та без,

    Кайгыртасың өзлексез.

    Син җитәклисең һәм үгетлисең,

    Акылың синең чиксез.

  3. 3. Җир һәм күкләр сиңа дан җырлыйлар.

    Без һәр көн, гомер буе

    Таратырбыз даныңны.

    И Аллаһы, сине без мактыйбыз.

    Хөрмәткә син лаеклы.