13 НЧЕ ҖЫР
Мәсих — безнең үрнәгебез
-
1. Бөек мәхәббәттән
Йәһвә Улын биргән,
Безгә юмарт игелек күрсәткән Ул.
Мәсих, күктән иңеп,
Кеше булып туып,
Атасының исемен данлаган.
-
2. Гайсә үрнәк биргән:
Алла Сүзен сөйгән.
«Минем өчен бу — икмәк»,— дип әйткән ул.
Аллаһының Улы,
Бик басынкы булып,
Ихтыярын шатланып үтәгән.
-
3. Гайсә — камил үрнәк,
Аңа без иярсәк,
Аллабызга дан-шөһрәт китерербез.
Юлларыннан йөреп,
Эзләреннән барып,
Урырбыз фатихалар мул итеп.
(Яхъя 8:29; Эфес. 5:2; Флп. 2:5—7 дә кара.)