19 НЧЫ ҖЫР
Хуҗабызның кичке ашы
-
1. Йәһвә, без сине данлыклыйбыз.
Елның бу киче иң изге.
Нисанның ундүрте
Даныңны күрсәтте,
Акыл, мәхәббәт, көчеңне.
Халкың бәрәнне ашагач ук,
Аны коллыктан чыгардың.
Улыңны җибәргәч, йолымны түләгәч,
Син биргән вәгъдәңне үтәдең.
-
2. Шәраб, икмәкне без күрәбез,
Бу кан һәм тәнне аңлата.
Зур бүләк син бирдең:
Гайсәне җибәрдең.
Безне бу корбан коткара.
Моны без искә төшерәбез,
Һәр ел Кичәне үткәреп.
Бу безгә булыша рәхмәтле булырга,
Бүләгең турында уйларга.
-
3. Синең алдыңда без торабыз,
Җырлыйбыз сиңа, и Йәһвә.
Эшләрең макталсын,
Исемең данлансын
Елның иң мөһим кичендә.
Сиңа рәхмәтләр белдерәбез,
Безне яратасың, Йәһвә.
Кадерле Улыңа ияреп барырга
Тәвәккәл без гомер буена.
(Лүк 22:14—20; 1 Көр. 11:23—26 да кара.)