21 НЧЕ ҖЫР
Патшалыкны беренче урынга куеп яшик
-
1. Патшалык — якты өмет ул,
Йәһвәнең хөкүмәте.
Без аны көтеп яшибез.
Кадерлик бу энҗене.
КУШЫМТА:
Тормышта өстен куябыз
Аллаһы Патшалыгын.
Тырышыйк алга таба да
Үтәргә ихтыярын.
-
2. «Иртәгә нәрсә ашарбыз?
Ни киярбез?» — дип әйтмик.
Йәһвәгә без таянабыз,
Аңардан ярдәм эзлик.
КУШЫМТА:
Тормышта өстен куябыз
Аллаһы Патшалыгын.
Тырышыйк алга таба да
Үтәргә ихтыярын.
-
3. Армый-талмый вәгазьлибез
Күктәге Патшалыкны.
Тик аңа өмет баглыйбыз:
Юк итәр газапларны.
КУШЫМТА:
Тормышта өстен куябыз
Аллаһы Патшалыгын.
Тырышыйк алга таба да
Үтәргә ихтыярын.
(Зәб. 27:14; Мат. 6:34; 10:11, 13; 1 Пет. 1:21 дә кара.)