Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

22 НЧЕ ҖЫР

Патшалык идарә итә!

Патшалык идарә итә!

(Ачылыш 11:15; 12:10)

  1. 1. Кодрәт Иясе Аллабыз,

    Син мәңгелек Патша.

    Биек күтәрдең Улыңны,

    Тәхет биреп аңа.

    Патшалыгың туган күктә,

    Килсен идарәсе җиргә.

    КУШЫМТА:

    Хуҗа көне килгән!

    Инде урнашкан Патшалык.

    Мәсих — безнең Патша!

    Аңа бирелгән хакимлек!

  2. 2. Рухи угыллар куана —

    Күкләр чистартылган:

    Яла ягучы, җиңелеп,

    Җиргә ыргытылган.

    Патшалыгың туган күктә,

    Килсен идарәсе җиргә.

    КУШЫМТА:

    Хуҗа көне килгән!

    Инде урнашкан Патшалык.

    Мәсих — безнең Патша!

    Аңа бирелгән хакимлек!

  3. 3. Вакыт аз калган Шайтанга —

    Соңгы көннәр бетә.

    Көтәбез яңа дөньяны —

    Тиздән килеп җитә.

    Патшалыгың туган күктә,

    Килсен идарәсе җиргә.

    КУШЫМТА:

    Хуҗа көне килгән!

    Инде урнашкан Патшалык.

    Мәсих — безнең Патша!

    Аңа бирелгән хакимлек!