Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

24 НЧЕ ҖЫР

Килегез Йәһвә тавына

Килегез Йәһвә тавына

(Ишагыя 2:2—4)

  1. 1. Кара, бар таулардан

    Өстенрәк Йәһвә тавы —

    Шундый биек тора ул

    Бу соңгы көннәрдә.

    Бар яктан кешеләр

    Агылалар бу тауга.

    «Кушыл!» — дип чакыралар

    Гыйбадәт кылырга.

    Кечкенә төркемнән

    Бик көчле бер халык оешты.

    Аллаһы рух бирә,

    Тизләтә бүгенге үсешне.

    Хак Алла ягына

    Күп юаш кеше баса.

    Мәңге алар телиләр

    Бу юлда калырга.

  2. 2. Хуҗабыз боерган:

    «Вәгазьләгез һәркемгә».

    Хәтта ерак җиргә дә

    Бу хәбәр ирешә.

    Данлыклы Патшабыз

    Хакимлек итә күктә.

    Һәрчак аны тыңлыйбыз,

    Ул безне юнәлтә.

    Зур шатлык китерә

    Аллаһы халкының үсүе.

    Эшебез киңәя,

    Ашкынып башкарабыз аны.

    Чакыру авазы

    Яңгырый бөтен җирдә:

    «Килче, сине көтәбез,

    Мен Йәһвә тавына».