Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

25 НЧЕ ҖЫР

Йәһвәнең махсус милке

Йәһвәнең махсус милке

(1 Петер 2:9)

  1. 1. Хак Алланың милке бар —

    Сатып алынган халкы.

    Ярата Ул, хуплый Ул

    Майланган улларын.

    КУШЫМТА:

    Сиңа дан җырлыйлар.

    Бу — синең махсус милкең.

    Туктамый мактыйлар

    Бөтен җиһанда, Йәһвә, сине.

  2. 2. Хакыйкатьтә йөриләр.

    Алар сайланган нәсел.

    «Төн» булса да, күрәләр

    Йәһвәнең яктысын.

    КУШЫМТА:

    Сиңа дан җырлыйлар.

    Бу — синең махсус милкең.

    Туктамый мактыйлар

    Бөтен җиһанда, Йәһвә, сине.

  3. 3. Үз хезмәтен үтиләр

    Башка сарыклар белән.

    Бар җирдә вәгазьлиләр,

    Ияреп Гайсәгә.

    КУШЫМТА:

    Сиңа дан җырлыйлар.

    Бу — синең махсус милкең.

    Туктамый мактыйлар

    Бөтен җиһанда, Йәһвә, сине.