28 НЧЕ ҖЫР
Кем Йәһвәнең дусты була ала?
(Зәбур 15)
-
1. Кем, и Йәһвә Алла,
Дус булачак сиңа?
Кем соң синең изге тавыңда
Мәңге яши ала?
Нык иманлы кеше —
Ул тавыңа килә.
Андый кеше тугры, басынкы
Һәм Сүзеңне сөя.
-
2. Кем билгеле сиңа?
Кем соң сиңа якын?
Йөрәгендә хакны сөйләүче —
Ул кадерле дустың.
Син хуплаган кеше
Саф юллардан йөри,
Ул ялганламый, гел намуслы,
Тик дөресен сөйли.
-
3. И Аллабыз Йәһвә,
Һәрчак дога кылып,
Бар серләрне сөйлибез сиңа,
Наз, ярату сизеп.
Мәңге синең белән
Дус буласы килә.
Син иң якын, тугры Дустыбыз,
Син Атабыз, Йәһвә.
(Зәб. 139:1; 1 Пет. 5:6, 7 дә кара.)