32 НЧЕ ҖЫР
Йәһвә ягына бас!
-
1. Кайчандыр без ялганга ышандык,
Караңгыда өметсез яшәдек,
Ләкин безгә хакыйкать ачылды,
Күңелебез шат булды.
КУШЫМТА:
Йәһвә ягына бас. Тугры бул аңа.
Сине ул онытмый, ташламый Йәһвә.
Сөйлә бар җирдә дә яхшы хәбәрне.
Йәһвә юлында йөр, тыңлап Мәсихне.
-
2. Без вәгазьлибез, иңгә-иң йөреп,
Аллаһының ягында нык торып:
«Хәзер вакыт Алланы тыңларга,
Ул әйткәнне үтәргә».
КУШЫМТА:
Йәһвә ягына бас. Тугры бул аңа.
Сине ул онытмый, ташламый Йәһвә.
Сөйлә бар җирдә дә яхшы хәбәрне.
Йәһвә юлында йөр, тыңлап Мәсихне.
-
3. Һич куркасы юк Шайтан Иблистән —
Без алачакбыз ярдәм Йәһвәдән:
Күп янаса да безгә дошманнар,
Ул коткарыр һәм яклар.
КУШЫМТА:
Йәһвә ягына бас. Тугры бул аңа.
Сине ул онытмый, ташламый Йәһвә.
Сөйлә бар җирдә дә яхшы хәбәрне.
Йәһвә юлында йөр, тыңлап Мәсихне.
(Зәб. 94:14; Гыйб. сүз. 3:5, 6; Евр. 13:5 дә кара.)