Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

34 НЧЕ ҖЫР

Сафлык саклап яшәү

Сафлык саклап яшәү

(Зәбур 26)

  1. 1. Раббым Йәһвә, Нәсыйхәтчем минем,

    Уйларымны тикшер, төзәтче син мине.

    Чын күңелдән сиңа мин таянам,

    Сына йөрәгемне, Аллам, мин үтенәм.

    КУШЫМТА:

    Аллам минем, шулай мин хәл иттем:

    Йөрермен һәрчакта изге һәм саф юлда.

  2. 2. Яман кеше белән утырмадым

    Һәм мәкерле эштә мин һич катнашмадым.

    Бар явызлар һәлак ителгәндә,

    Сакла мине, зинһар, коткар мине, Йәһвә.

    КУШЫМТА:

    Аллам минем, шулай мин хәл иттем:

    Йөрермен һәрчакта изге һәм саф юлда.

  3. 3. Синең йортың — аны мин яратам,

    Анда булыр өчен, бар көчемне куям.

    Мин әйләнеп чыгам мәзбәхеңне,

    Данлап сине, Йәһвә, мактап исемеңне.

    КУШЫМТА:

    Аллам минем, шулай мин хәл иттем:

    Йөрермен һәрчакта изге һәм саф юлда.

(Зәб. 25:2 дә кара.)