38 НЧЕ ҖЫР
Йәһвә сиңа терәк булыр
-
1. Йәһвә Алла сине үзе җәлеп итте,
Сүзе аша ачты хакыйкатьне.
Йөрәгеңдә күрде үзен эзләвеңне,
Сине караңгыдан азат итте.
Аңа тормышыңны багышладың,
Аның хезмәтчесе булып киттең.
КУШЫМТА:
Син беркайчан шикләнмә:
Йәһвә ул булышыр,
Сине яратканга,
Ныклы терәк булыр.
Изге рухын биреп,
Алла назлап кайгыртыр.
Сине яратканга,
Терәк булыр сиңа.
-
2. Синең хакка Йәһвә сөйгән Улын биргән,
Димәк, сине чыннан да ярата.
Бик зур бәя түләп, сине йолып алган —
Аңа таян, сине ул кайгырта.
Онытмый ул иман эшләреңне,
Белә син күрсәткән мәхәббәтне.
КУШЫМТА:
Син беркайчан шикләнмә:
Йәһвә ул булышыр,
Сине яратканга,
Ныклы терәк булыр.
Изге рухын биреп,
Алла назлап кайгыртыр.
Сине яратканга,
Терәк булыр сиңа.
(Рим. 8:32; 14:8, 9; Евр. 6:10; 1 Пет. 2:9 да кара.)