40 НЧЫ ҖЫР
Кемгә багышландың?
-
1. Кемгә багышландың?
Кемне тыңларга булдың?
Кемгә табынсаң, ул — илаһың,
Ә син — хезмәтчесе аның.
Үзең сайлау яса
Тугры булырга кемгә.
Синең сайлавың, кылган карарың
Тәэсир итә үзеңә.
-
2. Кемгә багышландың?
Кемгә үзеңне бирдең?
Ялган илаһка? Хак Аллага?
Кемгә булдың табынырга?
Ә бәлки, кайсарны
Син үз илаһың иттең?
Йәһвә — чын Алла, аны син сайла.
Хуҗа булсын ул сиңа.
-
3. Кемгә багышландым?
Йәһвә — Аллаһым минем.
Хезмәт итәчәкмен тик аңа.
Тугры булырмын антыма.
Мине сатып алды:
Бердәнбер Улын бирде.
Гомер буена аны данларга
Вәгъдә итәм Ходайга.
(Йош. 24:15; Зәб. 116:14, 18; 2 Тим. 2:19 да кара.)