Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

43 НЧЕ ҖЫР

Рәхмәт догасы

Рәхмәт догасы

(Зәбур 95:2)

  1. 1. Мең рәхмәтләр без сиңа белдерәбез

    Бу догада, Аллаһы Тәгалә.

    Син — Атабыз, назыңны гел сизәбез,

    Бар эшләрдә таянабыз сиңа.

    Без гөнаһлы, Аллабыз, син аңлыйсың.

    Шәфкатеңә бик мохтаҗбыз, Йәһвә.

    Без Мәсихнең йолымын кадерлибез.

    Бик зур рәхмәт Гайсәне биргәнгә.

  2. 2. Зур мәхәббәт син безгә күрсәтәсең,

    Эшләреңдә игелек чагыла.

    Һәрчак тугры булырга ярдәм итче,

    Булыш безгә юлыңда калырга.

    Сораганда, рухыңны син бирәсең.

    Ул булыша кыюлык сакларга.

    Югалтмаска шатлыкны бик телибез.

    Без рәхмәтлебез сиңа, и Йәһвә!