Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

44 НЧЕ ҖЫР

Боеккан кешенең догасы

Боеккан кешенең догасы

(Зәбур 4:1)

  1. 1. Йәһвә Аллам, синнән сорыйм,

    Кабул ит догамны.

    Ярам тирән, йөгем авыр;

    Зинһар, юат мине.

    Өмет шәме сүнгән кебек;

    Синнән ярдәм эзлим.

    Моңсу уйлар, төшенкелек —

    Ничек моңа түзим?

    КУШЫМТА:

    Булыш, Ходам, мин үтенәм.

    Көчем бетте, яшьләр түгәм.

    Мине юат, нык ялварам.

    Өметемне яңарт, Аллам.

  2. 2. Синең Сүзең, Йәһвә Атам,

    Минем юанычым.

    Аны укып, сүзләр табам

    Дога кылыр өчен.

    Сүзең ышандыра мине:

    Назлы синең йөрәк;

    Беләм, Аллам, минекеннән

    Күпкә ул бөегрәк.

    КУШЫМТА:

    Булыш, Ходам, мин үтенәм.

    Көчем бетте, яшьләр түгәм.

    Мине юат, нык ялварам.

    Өметемне яңарт, Аллам.