45 НЧЕ ҖЫР
Күңелемдәге уйларым
-
1. Аллам, эчке фикерләрем,
Уйлап йөргән ниятләрем
Сиңа шатлык китерсеннәр,
Дөрес һәм саф булсын алар.
Әгәр төнлә йокым качса,
Мине борчу биләп алса,
Уйлап ятармын мин сине,
Җитди, тәкъва нәрсәләрне.
-
2. Уйларымны тикшер, Аллам,
Син йөрт мине үз юлыңнан,
Сакла начар сукмаклардан,
Рухи яктан абынудан.
Синең бөек тынычлыгың
Йөрәгемне саклап торсын.
Камил синең фикерләрең!
Күңелемә алар сеңсен.
(Зәб. 49:3; 63:6; 139:17, 23; Флп. 4:7, 8; 1 Тим. 4:15 дә кара.)