51 НЧЕ ҖЫР
Без сиңа багышландык!
-
1. Йәһвә, син җәлеп иттең безне Мәсихкә,
Аның артыннан иярергә.
Хакыйкать нурын сиптең,
Үзеңне безгә ачтың,
Иманга үсеш бирдең,
Туры юлга бастырдың.
КУШЫМТА:
Сиңа тормышны багышладык, и Алла.
Без бик шатланабыз бүген моңа.
-
2. Шәхси догада без Йәһвәгә ант бирдек:
Тугры булырга вәгъдә иттек.
Шатлыктан күңел ташый,
Бәхеттән йөрәк җырлый.
Без данларбыз Йәһвәне,
Аның изге исемен.
КУШЫМТА:
Сиңа тормышны багышладык, и Алла.
Без бик шатланабыз бүген моңа.
(Зәб. 43:3; 107:22; Яхъя 6:44 дә кара.)