Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

58 НЧЕ ҖЫР

Йәһвә сарыкларын эзлибез

Йәһвә сарыкларын эзлибез

(Лүк 10:6)

  1. 1. «Бар җирләрдә дә бу яхшы хәбәр

    Яңгырасын»,— дигән Гайсә,

    Үзе үрнәк биргән безгә.

    Һәр кешегә дә ул вәгазьләгән,

    Иртән иртүк һәм кичен дә

    Ул хезмәт иткән.

    Ә хәзер без өйдән өйгә

    Йөрибез бу эшне үтәп,

    Җирдә тиздән оҗмах булыр дип сөйләп.

    КУШЫМТА:

    Бар җирләрдә

    Яхшы хәбәр сөйләп йөрибез,

    Һәр халыктан

    Йәһвә сарыкларын эзлибез.

    Без эзләүдән

    Туктамыйбыз.

  2. 2. Бик ашыгабыз — аз вакыт калды.

    Хакыйкатькә мохтаҗ күпләр,

    Рухи яктан ярлы алар.

    Без яратабыз бар кешеләрне,

    Юатырга бик телибез

    Бар арганнарны.

    Күпләр безне кабул итәр,

    Безнең белән хезмәт итәр,

    Йәһвә Сүзен шатлык белән вәгазьләр.

    КУШЫМТА:

    Бар җирләрдә

    Яхшы хәбәр сөйләп йөрибез,

    Һәр халыктан

    Йәһвә сарыкларын эзлибез.

    Без эзләүдән

    Туктамыйбыз.