59 НЧЫ ҖЫР
Йәһ Алланы мактагыз!
-
1. Җырла, мактап Йәһ Алланы!
Кешеләргә ул биргән тормышны.
Без көн саен Йәһ Аллага
Дан китерәбез, лаек ул моңа.
Бар мактауны белдерәбез аңа.
-
2. Дан китерик Йәһ Аллага.
Ул булыша һәм безне кайгырта.
Хәлсезләргә ул көч бирә,
Юашларга үз рухын иңдерә.
Мәңге мактау китерик Йәһвәгә.
-
3. Без рәхмәтле Йәһ Аллага:
Ул шәфкатьле һәм безне ярата.
Бар кайгыны ул бетерер!
Патшалыкта фатиха мул булыр!
Аллаһының исеме данланыр!
(Зәб. 94:18, 19; 145:21; 147:1; 150:2; Рәс. 17:25 дә кара.)