Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

63 НЧЕ ҖЫР

Без — Йәһвә Шаһитләре!

Без — Йәһвә Шаһитләре!

(Ишагыя 43:10—12)

  1. 1. Кешеләр илаһ ясый,

    Таш, агач потлар эшли.

    Чын Алла бердәнбер.

    Ул күктә яши.

    Ни булыр киләчәктә —

    Кем күрә һәм кем белә?

    Һичбер илаһ төшенми моңа.

    Тик хак Алла алдан әйтә.

    КУШЫМТА:

    Без — Йәһвә Шаһитләре!

    Хак Аның бар сүзләре.

    Аллаһыбыз бирә вәгъдәләр —

    Әйткәннәре үтәлә.

  2. 2. Йәһвәгә дан китереп,

    Вәгазьлибез ашкынып.

    Куркусыз сөйлибез,

    Шаһитлек биреп.

    Бар кеше күрә ала:

    Хакыйкать азат итә.

    Эчкерсезләр безгә кушыла,

    Оешмабыз үсә бара.

    КУШЫМТА:

    Без — Йәһвә Шаһитләре!

    Хак Аның бар сүзләре.

    Аллаһыбыз бирә вәгъдәләр —

    Әйткәннәре үтәлә.

  3. 3. Кисәтәбез халыкны:

    «Ташлагыз начар юлны!

    Үзегез татырсыз

    Чын тынычлыкны.

    Аллаһы мәрхәмәтле,

    Кичерә гөнаһларны».

    Хакыйкатьне сөйгән кешеләр,

    Мәңге яшәп, шатланырлар.

    КУШЫМТА:

    Без — Йәһвә Шаһитләре!

    Хак Аның бар сүзләре.

    Аллаһыбыз бирә вәгъдәләр —

    Әйткәннәре үтәлә.