64 НЧЕ ҖЫР
Уңыш уруда шатлык белән катнашабыз
-
1. Соңгы көннәрдә без яшибез,
Иген уракка өлгергән.
Йәһвә эшендә катнашабыз —
Безгә ул хөрмәт күрсәткән.
Гайсә Мәсихкә буйсынабыз,
Ул Баш җитәкче бу эштә.
Уңыш уруда ашкынып эшләү
Безгә зур бәхет китерә.
-
2. Хезмәт иткәндә күрсәтәбез
Көчле ярату сыйфатын.
Эшне үтәргә ашкынабыз,
Ахыр бит чыннан да якын.
Сизәбез шатлык та, бәхет тә,
Алып Йәһвәдән фатиха.
Иман булышыр, тугрылык саклап,
Алла кушканны үтәргә.
(Мат. 24:13; 1 Көр. 3:9; 2 Тим. 4:2 дә кара.)