66 НЧЫ ҖЫР
Аллаһының изге серен игълан итик
-
1. Зирәк, гадел Алла бөек ният корган.
Һәм бу ният озак яшерелгән булган.
Бүген Йәһвә безгә изге серен ачкан.
Безне коткарырга Йәһвә вәгъдә биргән.
Моның өчен Гайсә Мәсих килгән җиргә,
Ә хәзер ул Патша булып идарә итә.
Улы өчен Йәһвә «кәләш» сайлап алган,
Кече көтү аның өчен әзерләнгән.
-
2. Бөтен җирдә яхшы хәбәр вәгазьләнә.
Моны алдан әйткән булган Йәһвә Алла.
Безгә фәрештәләр ярдәм итеп тора,
Алар безнең белән хезмәттәшлек итә.
Йәһвә Шаһитләре булу — бик зур хөрмәт,
Чиксез шатлык бирә безгә бу изге хезмәт.
Әйдәгез, бертуктамый Йәһвәне данлыйк,
Аның изге серен кешеләргә ачыйк.
(Марк 4:11; Рәс. 5:31; 1 Көр. 2:1, 7 дә кара.)