69 НЧЫ ҖЫР
Патшалык турында ашкынып сөйлик!
-
1. Вәгазь эшендә катнашабыз,
Йәһвә кушканны үтәп.
Без чын мәхәббәт күрсәтәбез,
Яхшы хәбәрне сөйләп.
Аны бар кеше ишетсен дип,
Кирәк тырышып эшләргә.
Бөтен җирләрдә омтылабыз
Төпле шаһитлек бирергә.
КУШЫМТА:
Ашкынып сөйлик Йәһвә сүзен бөтен кешеләргә,
Кыюлык саклап хезмәт итик Йәһвә Аллаһыга.
-
2. Яшьләр, балалар, олылар да
Йөриләр изге юлда.
Бердәм рәвештә катнашалар
Йәһвә тапшырган эштә,
Кече көтүгә булышалар
Йәһвә хәбәрен сөйләргә.
Бергә куркусыз вәгазьлибез,
Сөйләп Патшалык турында.
КУШЫМТА:
Ашкынып сөйлик Йәһвә сүзен бөтен кешеләргә,
Кыюлык саклап хезмәт итик Йәһвә Аллаһыга.
(Зәб. 23:4; Рәс. 4:29, 31 дә кара.)