Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

71 НЧЕ ҖЫР

Без бер сафта торабыз

Без бер сафта торабыз

(Эфеслеләргә 6:11—15)

  1. 1. Без бер сафта торабыз

    Йәһ гаскәрендә.

    Күп каршылык булса да,

    Без атлыйбыз бергә.

    Тәвәккәл вәгазьләргә

    Без бөтен җирдә.

    Гел тугры булырбыз

    Аллаһыбызга.

    КУШЫМТА:

    Без бер сафта торабыз,

    Мәсихне тыңлап.

    Бердәмлек саклыйбыз,

    Бер үк эш үтәп.

  2. 2. Без Гайсәне тыңлыйбыз,

    Вәгазьгә чыгып.

    Сарыкларын эзлибез,

    Хәбәрне таратып.

    Чакырабыз аларны

    Үз Залыбызга.

    Хак белем бирәбез

    Эчкерсезләргә.

    КУШЫМТА:

    Без бер сафта торабыз,

    Мәсихне тыңлап.

    Бердәмлек саклыйбыз,

    Бер үк эш үтәп.

  3. 3. Без бер сафта торабыз

    Йәһ гаскәрендә.

    Рух кылычын йөртәбез,

    Вәгазьләп йөргәндә.

    Аллаһы ярдәм итә —

    Без кыю, батыр.

    Бер дә куркасы юк —

    Ул рухын бирер.

    КУШЫМТА:

    Без бер сафта торабыз,

    Мәсихне тыңлап.

    Бердәмлек саклыйбыз,

    Бер үк эш үтәп.

(Флп. 1:7; Фил. 2 дә кара.)