Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

75 НЧЕ ҖЫР

Мин әзер! Җибәр мине!

Мин әзер! Җибәр мине!

(Ишагыя 6:8)

  1. 1. Күпләр Аллаһыны хурлый,

    Аңа каршы сүзләр ташлый.

    «Көчсез ул, ваемсыз»,— диләр,

    «Алла юк!» — дип әйтә алар.

    Кемнәр Аңа шаһит булыр?

    Кемнәр Аны яклап торыр?

    КУШЫМТА 1:

    Йәһвә Аллам, җибәр мине!

    Раббым, данлармын мин сине.

    Минем өчен зуррак хөрмәт юк!

    Мин әзер! Җибәр мине!

  2. 2. Курыкмый Йәһвәдән алар,

    Аның Сүзен танымыйлар.

    Халык потка сәҗдә кыла,

    Кешеләрне илаһ итә.

    Тиздән Йәһвә көне җитәр!

    Кем бу хакта игълан итәр?

    КУШЫМТА 2:

    Йәһвә Аллам, җибәр мине!

    Игълан итәрмен көнеңне.

    Минем өчен зуррак хөрмәт юк!

    Мин әзер! Җибәр мине!

  3. 3. Начар бүген дөнья хәле,

    Җәфа чигә юаш кеше.

    Күпләр эзли дөрес динне,

    Табалмыйлар туры юлны.

    Алар кемнән ярдәм күрер?

    Кемнән төгәл белем алыр?

    КУШЫМТА 3:

    Йәһвә Аллам, җибәр мине!

    Мин юатырмын аларны.

    Минем өчен зуррак хөрмәт юк!

    Мин әзер! Җибәр мине!

(Зәб. 10:4; Йәз. 9:4 дә кара.)