77 НЧЕ ҖЫР
Караңгы дөньяда яктылык
-
1. Караңгы юллардан йөрдек
Сукырлар шикелле.
Хакыйкать яктылык бирде.
Нурлары бик көчле.
КУШЫМТА:
Таң кебек балкый ул —
Нур, яктылык сибелә,
Караңгылык китә.
Без күреп торабыз:
Төн пәрдәсе ертыла
Һәм көн туа.
-
2. Уятыйк йоклаганнарны,
Сузарга юк вакыт.
Җиткерик хакыйкать сүзен.
Ул бирә чын өмет.
КУШЫМТА:
Таң кебек балкый ул —
Нур, яктылык сибелә,
Караңгылык китә.
Без күреп торабыз:
Төн пәрдәсе ертыла
Һәм көн туа.
(Яхъя 3:19; 8:12; Рим. 13:11, 12; 1 Пет. 2:9 да кара.)