79 НЧЫ ҖЫР
Шәкертләрнең иманнарын ныгыт
-
1. Эчкерсез кешеләрне табу,
Өйрәтү шатлык бирә.
Аллаһы йөрәкләрен ача,
Аларны җәлеп итә.
КУШЫМТА:
Иманнарын, Йәһвә, ныгыт.
Яңаларны назлы кайгырт.
Алар бирешмичә торсын, тугры калсын,
Хакыйкатьтә тамыр җәйсен.
-
2. Йәһвәдән сорап дога кылдык
Көч бирсен дип аларга.
Күп вакыт бүлеп куя идек,
Аларга булышканда.
КУШЫМТА:
Иманнарын, Йәһвә, ныгыт.
Яңаларны назлы кайгырт.
Алар бирешмичә торсын, тугры калсын,
Хакыйкатьтә тамыр җәйсен.
-
3. Шәкертләр, нык, какшамас булып,
Йәһвәгә өметләнсен.
Тәмамлап авыр ярыш юлын,
Җиңүче булып чыксын.
КУШЫМТА:
Иманнарын, Йәһвә, ныгыт.
Яңаларны назлы кайгырт.
Алар бирешмичә торсын, тугры калсын,
Хакыйкатьтә тамыр җәйсен.
(Лүк 6:48; Рәс. 5:42; Флп. 4:1 дә кара.)