81 НЧЕ ҖЫР
Пионер тормышы
-
1. Таң атар-атмастан, вәгазьгә барганда,
Аллабыз Йәһвәдән
Без сорыйбыз ярдәм догада.
Эчкерсез елмаеп очраган һәркемгә,
Ашкынып вәгазьлибез
Төрле кешегә бар җирдә.
КУШЫМТА:
Үзебез сайладык
Бу тормыш рәвешен.
Тайпылмабыз Йәһвә юлыннан.
Эсседә, яңгырда
Вәгазьдә катнашып,
Без әйтәбез: «Йәһвә, мин сине яратам».
-
2. Кич белән кайтканда, сизелә арганлык.
Кичерәбез шатлык —
Күпләргә без бүген булыштык.
Без кулдан килгәнне Аллага биргәндә,
Ул моны хуп күрә,
Фатиха яудыра муллыкта.
КУШЫМТА:
Үзебез сайладык
Бу тормыш рәвешен.
Тайпылмабыз Йәһвә юлыннан.
Эсседә, яңгырда
Вәгазьдә катнашып,
Без әйтәбез: «Йәһвә, мин сине яратам».
(Йош. 24:15; Зәб. 92:2; Рим. 14:8 дә кара.)