Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

82 НЧЕ ҖЫР

Яктылыгыгыз балкысын

Яктылыгыгыз балкысын

(Маттай 5:16)

  1. 1. «Игелек кылсагыз

    Бар кешеләргә,

    Яктылык булырсыз»,—

    Дип әйткән Гайсә.

    Вәгазьләп йөргән ул,

    Яктылык биреп.

    Калдырган безгә үрнәк,

    Яхшылык кылып.

  2. 2. Һәр кеше белсен дип

    Хакыйкать юлын,

    Ашкынып сөйлибез

    Йәһвәнең Сүзен.

    Бар сүзләребез дә

    Ягымлы булсын.

    Көзгедәй чагылдырыйк

    Йәһвәнең данын.

  3. 3. Сүзләрне бизиләр

    Без кылган эшләр,

    Ямь өстәп торалар,

    Энҗедәй алар.

    Яктыны яшермик —

    Ул балкып торсын.

    Аллаһы яктылыгын

    Бар кеше күрсен.