Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

87 НЧЕ ҖЫР

Кил, җаныңны яңартып җибәр!

Кил, җаныңны яңартып җибәр!

(Еврейләргә 10:24, 25)

  1. 1. Явыз дөньяда без яшибез бүген,

    Авыр тугрылык сакларга.

    Безгә бик кирәк Аллаһы киңәше —

    Телибез дөрес яшәргә.

    Бергә үткәргән очрашуларыбыз

    Җанны яңартып җибәрә.

    Алар этәрә яхшылык кылырга,

    Бездә ярату үстерә.

    Тугры кардәшләр белән аралашу

    Безне иманда ныгыта.

    Монда файдалы фикерләр ишетү

    Алга барырга көч бирә.

  2. 2. Белә Аллаһы нәрсәгә без мохтаҗ,

    Аның киңәше иң яхшы.

    Белем алырга дип, бергә очрашкач,

    Табабыз акыл, юаныч.

    Теләп, тырышып, өлкәннәр өйрәтә,

    Алар ярдәмчел, аңлаучан.

    Безне кардәшлек кояштай җылыта —

    Калмабыз ялгыз беркайчан.

    Ахыр тиз килә, чын юлдан тайпылмыйк,

    Дөрес кулланыйк вакытны.

    Күктән килүче зирәклек күрсәтик,

    Бигрәк тә соңгы көннәрне.