89 НЧЫ ҖЫР
Тыңла, төшен һәм куллан
-
1. Мәсих сүзен үтәргә тырышабыз.
Әмерләре китерә зур файда.
Фатихалар мул итеп урачакбыз,
Ишеткәнне куллансак тормышта.
КУШЫМТА:
Тыңла, төшен һәм куллан,
Ур фатиха соңыннан.
Син бәхетле булырга теләсәң,
Тыңла, төшен һәм куллан.
-
2. Үз йортыңны кыяда син төзерсең,
Йәһвә Сүзен гамәлдә кулланып.
Тормышыңда җил-давыл башланса да,
Синең йортың какшамас, нык калыр.
КУШЫМТА:
Тыңла, төшен һәм куллан,
Ур фатиха соңыннан.
Син бәхетле булырга теләсәң,
Тыңла, төшен һәм куллан.
-
3. Бик күп җимеш агачлар китерәләр,
Агым сулар буенда үскәндә.
Шулай ук син уңышлы булачаксың,
Бала кебек буйсынсаң Йәһвәгә.
КУШЫМТА:
Тыңла, төшен һәм куллан,
Ур фатиха соңыннан.
Син бәхетле булырга теләсәң,
Тыңла, төшен һәм куллан.
(Кан. 28:2; Зәб. 1:3; Гыйб. сүз. 10:22; Мат. 7:24—27; Лүк 6:47—49 да кара.)